Алексеевск районының Лебедино авыл җирлеге муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат берләшмәләре эшен иң яхшы оештыру буенча III Республика конкурсында «Иң яхшы депутат төркеме» номинациясендә җиңүче булды.
Бүләкне җирлек җитәкчесе Юрий Иванович Токаревка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин тапшырды.
Бүләкләү тантанасы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге XXXIV конференциясе кысаларында узды. Котлыйбыз!