Алексеевск районы Шәмә т.п. яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Юлдашева Сәхибә Хәмәтяр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Сәхибә Хәмәтяр кызы ТАССРның Аксубай районы Яңа Татар Кармәт авылында туа. 1958 елда Шәмә авылына кияүгә чыга. «Дружба» колхозына төрле эшче буларак эшкә урнаша. Урман эшкәртүгә бара, басуда эшли. Соңгы елларда лаеклы ялга киткәнче ындыр табагында эшли. Аның колхозда гомуми стажы 41 ел. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Сәхибә Хәмәтяр кызының өч оныгы, бер оныкчыгы бар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.В. Симашева, социаль яклау бүлеге начальнигы Е. А. Хәмзина, Биләр авыл җирлеге җитәкчесе Г. Г. Хәбибуллин юбилярны котлап, ил Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, шулай ук муниципалитет башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләк тапшырдылар.