Родникида яңа гаилә фермалары барлыкка килде. Фермерларны Сергей Демидов котлады: «Сез булмасагыз - авыл булмаячак. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Үз ягыбыздан без сезгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер».
Биредә йөздән артык савым сыеры һәм башка эре мөгезле терлек асрала. Фермерлар Владимир Турушкин һәм Геннадий Антонов буш биналарны сатып алганнар, хәзер биредә ашлык саклау урыны, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау остаханәсе һәм ашханә урнашкан. Яңа эш урыннары да булдырылган. Грант акчасына фермерлар авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Тулырак - "Таң"ның җомга чыгарылышында.