Белгечләрне конкурста катнашырга чакыралар

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 7 февраленнән Алабугада эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, яшьләрнең сайлаган һөнәрләренә карата кызыксынуларын үстерүгә һәм үз тармакларындагы иң яхшы белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурс Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан 20 номинация буенча үткәрелә.

Конкурска гаризалар 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат QR-кодта урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International