Алексеевскилылар РФ Президенты Владимир Путин бүләкләренә һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәхмәтенә лаек булдылар.
Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек һәм аны уздыру эшенә зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте Алексеевск районының 673 нче сайлау участогы участок комиссиясе рәисе Варламова Любовь Сергеевнага тапшырылды.
Алексеевск районының 714 нче сайлау участогы участок комиссиясе рәисе Денежкина Ольга Владимировнага Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәхмәт хаты тапшырылды.