Л.Толстой исемендәге V Бөтенроссия укучылар конференциясе җиңүчеләре Лев Толстойның оныгы Владимир Ильич Толстой, РФ Президентының мәдәният буенча киңәшчесе, тантаналы кабул итү мәҗлесенә чакырылды. Мәктәп укучылары һәм студентларга мөрәҗәгать иткән чыгышында Владимир Ильич Л.Н.Толстой, Ф.М.Достоевский, Н.А.Некрасов һ.б. әсәрләрен укуның хәзерге буын өчен авыр булуын билгеләп үтте. Әмма хәзер дә без аларда барлык сорауларга җавап таба алабыз. Шуңа күрә "бу ләззәт (укудан) кайчандыр аңлаган кешеләр үзен бәхетле кеше дип саный ала".
Конференциядә җиңүчеләргә Л.Н.Толстойның Владимир Ильич автографы белән китаплары тапшырылды. Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбе укучысы Фәттахова Алия дә шундый бүләккә лаек булды.