11 декабрьдә “Лидер” спорт комплексында “Әти, әни, мин - спорт гаиләсе” ярышлары узды. Ярышларда 16 гаилә катнашты. Командалар алтын медальгә волан тутыру, озынлыкка сикерү, сыгылмалылыкка алга таба авышу, чабышта сикерү, дартс һәм башка төр ярышларда көч сынаштылар.
Икенче тапкыр рәттән Ризвановлар («Алексеевскдорстрой») җиңүче булды.
Икенче һәм өченче урыннарны Кудряшовлар (Ромодан урта мәктәбе) һәм Дубровиннар гаиләләре бүлеште (Алексеевск аграр көллияте).