Ярминкәгә чакырабыз!

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Ярминкәгә чакырабыз!
Шимбә көнне, 11 декабрьдә, “Оазис” сәүдә комплексы янындагы мәйданда Россия Конституциясе көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Сатуда җирле товар җитештерүчеләр эшләнмәләре: казылык, шпик, шашлык, камыр ризыклары, лимонад, ит (сыер ите, дуңгыз, сарык ите, тавык, үрдәк, каз), ярымфабрикатлар (пилмән, голубцылар, котлетлар), яшелчәләр (суган, кишер, чөгендер, бәрәңге), балык, өй сыры, бал, имбир прәннекләре, йомырка, варенье, тозланган әйберләр, сөт продукциясе.
Азык-төлектән тыш, авыл хуҗалыгы һәм башка продукция дә тәкъдим ителәчәк: бодай, арпа, ашлык фуражы, печән, балалар бантиклары, тасмалар, балалар өчен үрелгән уенчыклар, утын, себеркеләр, дару үләннәре һ.б.
Ярминкә кунакларын күңелле концерт программасы һәм чәй һәм коймак белән сыйлау көтә. Сәүдә 8:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International