1-10 декабрьдә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең 20 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы бара. Алексеевскида «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кабул итте.
Гражданнарның сораулары социаль объектларны төзекләндерүгә, җәмәгать киңлекләрен җиһазлауга һәм матди ярдәм күрсәтүгә кагылышлы иде.
Өстәмә карарлар таләп итүче калган мәсьәләләр эшкә алынды, алар буенча җентекле аңлатмалар бирелде.