Әгъзам Гобәйдуллин Алексеевск районына эш визиты белән килде. Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов белән бергә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитетының яңартылган бинасында, район архивында булды, шулай ук вакцинациянең өстәмә пункты эшенең барышы белән танышты. "Яхшы тәҗрибә, - дип билгеләде Әгъзам Саматович, - иң мөһиме, кешеләргә уңайлы булсын".
Очрашу барышында авыл территорияләрен төзекләндерүгә, дәүләт учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.