Муниципаль хезмәткәрләрнең «Бронзасы»

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышлары узды.

 

Ярышларда 18 команда катнашты.

Каты көрәштә Алексеевск районы командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Уен нәтиҗәләре:


1 урын - Теләче районы.

2 урын - Чүпрәле районы.

3 урын - Алексеевск районы.

Ярымфиналга чыгу өчен көрәштә алексеевскилылар Чирмешән районы командасын 4:0 исәбе белән оттылар. 3 урын өчен уенда төп вакытта 1:1 тигез исәпкә уйнадылар. Пенальти сериясе хәлиткеч булды. Яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International