Юбилеегыз белән, Мария Васильевна!

2021 елның 26 ноябре, җомга

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Смелова Мария Васильевнаны 90 яшьлек юбилее белән 

Мария Васильевна Сахаровка авылында туа. Сугыш елларында унөч яшьтән бөртек, бодай, рапс чәчкән басуда эшли, тракторда ярдәмче була: сабан, тагылмаларны чистарта, ашлыкны исәпкә алып бара. Егерме җиде яшендә Алексеевск бистәсенә күчеп килә, анда «Ак чәчәк» балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Шул ук балалар бакчасында лаеклы ялга чыкканчы пешекче булып эшли. Аның эш стажы кырык ел.

Мария Васильевна ире белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Аның бер малай оныгы, ике кыз оныгы, өч малай оныкчыгы һәм ике кыз оныкчыгы бар.

Юбилярны юбилее белән Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.В. Белова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Е.А. Хәмзина котладылар.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм муниципалитет башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International