Хөрмәтле район халкы! 2021 елның 1 декабреннән ТР буенча 12 нче Федераль салым хезмәтенең Алексеевск районы территориясендә территориаль-аерымланган бүлекчә эшли башлый, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: 422900, Татарстан Республикасы, Алексеевск штб., Гоголь ур., 13 й.
Салым түләүчеләргә салым администрацияләү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү элеккечә үк ТР буенча 12 нче номерлы районара салым инспекциясе тарафыннан түбәндәге адрес буенча башкарылачак: 422980, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Ленин урамы, 2 й.
Инспекциянең операцион залында салым түләүчеләрне кабул итү дүшәмбе, чәршәмбе: 9:00 дән 18:00 гә кадәр, сишәмбе, пәнҗешәмбе: 9:00 дән 20:00 гә кадәр, җомга: 9:00 дән 16:45 кә кадәр.
«Салым органына кабул итүгә Онлайн-язылу» интерактив сервисыннан файдаланып, инспекциягә алдан ук килергә һәм чиратны көтү вакытын кыскартырга мөмкин, ул Россия Федераль салым хезмәте nalog.gov.ru сайтында "сервислар" бүлегендә урнаштырылган.
Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләр белән Россия Федераль салым хезмәте сайты сервислары ярдәмендә аралашуның контактсыз ысулын үстерә, хәзерге вакытта 60тан артык сервис эшли. Федераль салым хезмәте сайтында Интернет-сервислар, өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләрен 24/7 режимында алырга мөмкинлек бирә. Онлайн-сервислар тормыш ситуацияләренә юнәлгән һәм салым түләүчеләрнең ихтыяҗларына туры китереп үсә.
Шулай итеп, физик затлар «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервисы ярдәмендә исәпләнгән һәм түләнгән салым түләүләренең суммалары, милек объектлары турында актуаль мәгълүмат ала, салым хәбәрнамәләрен ала һәм бастырып чыгара, салым түләүләрен башкара, 3-НДФЛ салым декларациясен тутыра һәм җибәрә, салым органнарына шәхси визасыз мөрәҗәгать итә алалар.
Салым хезмәте хезмәтләрен алу өчен юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр «салым түләүченең юридик затлар яки шәхси эшмәкәр өчен шәхси кабинеты»ннан дистанцион рәвештә файдалана алалар. Салым хисаплылыгын тапшыру өлешендә исегезгә төшерәбез, электрон култамга ачкычы булган очракта, электрон документ әйләнеше операторлары аша телекоммуникацион элемтә каналлары аша аны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.
Моннан тыш, салым түләүчеләр КФҮ ның теләсә кайсы бүлегенә түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә алалар: салым түләүченең салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү бурычларын үтәве турында соратып алу һәм белешмә бирү; кызыксынган затларга дисквалификацияләнгән затлар реестрындагы мәгълүматларны бирү; ЕГРЮЛ һәм ЕГРИПтагы белешмәләр һәм документлар бирү; транспорт салымы, җир салымы, физик затлар милкенә салым буенча салым ташламалары бирү турында физик затның гаризасын кабул итү; салым белдерү кәгазе бирү турында гариза кабул итү; 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр җибәрү һәм башкалар. КФҮ бүлекчәләрендә күрсәтелә торган салым органнарының дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеге КФҮнең «Минем документлар» рәсми сайтында «Хезмәтләр»бүлегендә урнаштырылган.
Консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәгенең 8-800-222-22-22 түләүсез телефоны, шулай ук инспекциянең Россия Федераль салым хезмәте nalog.gov.ru сайтында урнаштырылган барлык телефоннары буенча "Контактлар" бүлегендә алырга мөмкин .