Пенсионерларга вакцинация ясау өчен транспорт биреләчәк

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

60 + яшьтә вакциналаштырырга теләүчеләрне вакциналаштыру пунктына бушлай китерәчәкләр.

Район Хакимияте инициативасы белән Алексеевск ш.т.б. һәм район авылларында пенсия һәм пенсия алды яшендәге кешеләрне (60+) Павелкин ур., 18 й. адресы буенча урнашкан вакцинация пунктына кадәр илтүне оештыру турында карар кабул ителде.

Моның өчен район үзәгендә яшәүчеләргә 88434123949 телефоны буенча (көн саен 7.00 дән 19.00 гә кадәр) кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Район авылларында яшәүчеләр 88434125031 телефоны буенча кайнар линиягә шалтыратырга тиеш.

Автобус сезне өйдән алып, мобиль пунктка бушлай илтәчәк. Процедурадан соң өйгә илтеп тапшырачак.

Өстенлекләр: сәламәт кешеләр ташкынында чиратсыз вакцинация; транспортның мобильлеге, комфортабельлеге; куркынычсызлык: күп кеше белән аралашканда хәвеф-хәтәрләрне булдырмау; минималь вакыт чыгымнары.

Шалтыратыгыз һәм 88434123949/88434125031 телефоны буенча көн саен 7.00 дән 19.00 гә кадәр язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International