Елена Хәмзина: «Без бөтен гаиләбез белән прививка ясаттык»

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хәмзина 60 яшьтән өлкәнрәк алексеевскилыларны вакцинацияләүнең барышы турында сөйләде.

- Елена Александровна, вакцинация турында халыкка хәбәр итү ничек барды?

- Социаль яклау учреждениеләре хезмәткәрләре октябрь азагында бистәдә яшәүчеләр арасыннан 60 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк булган 2200 гражданны карап уздык. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, аларның 50 проценты гына прививка ясаткан. Шуңа бәйле рәвештә, шәхсән үзем яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтәргә чакырам, чөнки бу яшь төркеме – риск төркеме. Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус инфекциясеннән РҮХтә, яшәү урыны буенча ФАПта, шулай ук түбәндәге адрес буенча бистә Советы бинасында прививка ясарга мөмкин Павелкина ур., 18й., анда махсус сезнең өчен, хөрмәтле пенсионерлар, өстәмә вакцинация пункты оештырылды, авырулар белән контакт булдырмау өчен. Вакцинация пункты көн саен 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр эшли. Вакцинацияләүнең өстәмә пунктында вакцинаның беренче компонентын да, тиешле Вакыт аша да – вакцинаның икенче компонентын да ясарга була.

- Кайнар линия эше һәм вакцинация пунктына илтүгә заказ бирү мөмкинлеге турында сөйләгез әле.

- Районда кайнар линия телефоны эшли. 884341-2-39-49 номеры буенча вакцинация пунктына транспорт белән тәэмин итү өчен гариза калдырырга мөмкин. Гаризаны бистәдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар гына түгел, ә торак пунктларда яшәүчеләр дә калдыра ала.

- Ә сез һәм сезнең әти-әниләрегез прививка ясатканмы?

- Минемчә, күп кенә укучыларда бу сорау туа. Әйе, һәр гаиләдәге кебек үк, безнең алда: «прививка ясатыргамы әллә болай гына узуын өмет итәргәме?» - дигән сорау торды. Шулай да бөтен гаилә белән прививка ясарга дигән карар кабул ителде. Хәзер ревакцинация үтәргә планлаштырабыз. Шуңа күрә мин барысын да вакцинация файдасына дөрес карар кабул итәргә чакырам. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International