Надежда Васильевна Корнишина үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Укытучы нәрсәгә дә булса өйрәтүче түгел,
ә үз укучысына аның белгәнен
ачарга ярдәм итүче дә.
Пауло Коэльо
Без укытучы сүзен еш әйтәбез, әмма тормышыбызда аның нинди зур роль уйнавы турында уйламыйбыз. Кешеләрне бит нигездә мәктәп формалаштыра, һәм беренче чиратта педагоглар. Укытучылар үз укучыларының һәркайсына күпме көч, хезмәт, күңел, сабырлык салалар, алар чын кешеләр булып үссен өчен.
35 елдан артык гомерен мәктәпкә биргән искиткеч кеше, үз хезмәтләре белән укучыларының хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулаган зур хәрефле укытучы - Корнишина Надежда Васильевна турында сөйлисе килә. 3 ноябрьдә ул үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Надежда Васильевна Алексеевск районының Войкино авылында туа. Мәктәпне тәмамлап, Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Училищены тәмамлагач туган районына кайта. Левашево урта мәктәбендә эшли. Тиздән Надежда Васильевна кияүгә чыга һәм ире-хәрби хезмәткәр бүлү буенча Германиягә китә. Германиядә 2 ел эшләп, аларны Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Уссурийск шәһәрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Надежда Васильевна КПИны тәмамлаган һәм белгечлеге-рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Һәм менә 25 ел инде ул район үзәгенең икенче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
Эш дәверендә Надежда Васильевна бай тәҗрибә туплаган, район, мәктәп укытучылары белән даими уртаклаша, аны яшь укытучыларга тапшыра. Аның кулы, акылы һәм йөрәге аша йөзләгән бала үтте. Аларның күбесе өчен ул укытучы гына түгел, ә икенче әни булды. Кырыс, таләпчән, әмма шул ук вакытта сизгер һәм күңелле, ул һәр укучының йөрәгенә «ачкыч» таба. Тәҗрибәле укытучы, чын профессионал, зирәк, талантлы педагог, сәләтле укытучы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучы. Аның яхшы рухи сыйфатлары: балаларга, үз һөнәренә мәхәббәт, намуслылык, принципиальлек, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы белән аерып тора.
Хезмәттәшләре Надежда Васильевна турында: «Укытучы-зур хәрефтән һөнәр иясе, үз эшенең остасы, ышанычлы дус һәм иптәш», - диләр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең беренче укытучысына хөрмәт белән карыйлар һәм аңа рәхмәт әйтәләр.
Бүген Надежда Васильевна бәхетле әни, әби. Аның кайгыртучан улы, игътибарлы килене һәм ике искиткеч оныгы бар.
Без Надежда Васильевнаны котлыйбыз һәм аңа нык сәламәтлек, бәхетле һәм якты көннәр, озын гомер телибез. Тормышыгыз һәрвакыт шатлык, ягымлы көлү һәм мәхәббәт белән тулып торсын!
«Таң» газетасы редакциясе
котлауларга кушыла!
МБГБУ«2 нче Алексеевск УГБМ»
коллективы