Бүген Алексеевск районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Хәйретдинов Илмир бадминтон буенча абсолют Россия чемпионы булды, ул 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Түбән Новгород өлкәсендә узган шәхси беренчелектә өч разрядта (ялгыз, парлы һәм катнаш) алтын медаль яулады. Яшь чемпионны һәм аның тренеры Черемных Илья Алексеевичны котлыйбыз!