60 + яшьтә вакциналаштырырга теләүчеләрне вакциналаштыру пунктына бушлай китерәчәкләр.

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

60 + яшьтә вакциналаштырырга теләүчеләрне вакциналаштыру пунктына бушлай китерәчәкләр.
Район Хакимияте инициативасы белән Алексеевск штб Павелкин ур., 18 й. вакцинация урынына кадәр пенсия һәм пенсия алды яшендәге кешеләрне (60+) транспортлауны оештыру турында карар кабул ителде. Моның өчен, процедураның датасын һәм вакытын әйтү өчен, 88434123949 телефоны буенча (көн саен 7.00 дән 19.00 гә кадәр) кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Автобус сезне өйдән алып, мобиль пунктка бушлай илтәчәк. Процедурадан соң сезне өйгә алып кайтачаклар.
Өстенлекләр: сәламәт кешеләр агымында чиратсыз вакцинация; транспортның мобильлеге, комфортабельлеге; куркынычсызлык: күп кеше белән аралашканда хәвеф-хәтәрләрне булдырмау
Шалтыратыгыз һәм 88434123949 телефоны буенча көн саен 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр язылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International