Covid-19дан вакцинация узган 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк Алексеевск районында яшәүчеләр акчалата бүләкләргә ия була алалар.
Район башлыгы Сергей Демидов инициативасы һәм ярдәме белән ай саен 5әр мең сумлык ун приз уйнату игълан ителде.
Уйнатуда катнашу өчен 2021 елның 21 октябреннән вакцинация үтәргә кирәк.
Һәр исем Реестрга кертелә һәм аңа катнашучы коды бирелә
Акчалата премиягә ия булган ун кешенең исемнәре ай саен лототрон ярдәмендә билгеләнәчәк
Җиңүчеләрне киләсе айның 22 числосында сайлап алачаклар
Җиңү яулаган һәр кеше турында газетабызда сөйләячәкбез.
Исегезгә төшерәбез, covid-19дан прививканы Алексеевск РҮХдә, Павелкин ур., 18 адресы буенча вакцинация пунктында, шулай ук яшәү урыны буенча ФАПта ясарга була.