Алексеевск районы волонтерлары 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә азык-төлек һәм медикаментлар китерүдә ярдәмгә киләләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категория гражданнар өчен хәзер, пандемиянең пикында, үз-үзеңне изоляцияләү режимы эшли. Кирәкле дарулар яки азык-төлекләрне өйләренә алып килсен өчен алексеевскилыларга (65+) кайнар линия телефонына 88434123949 (көн саен 7.00 дән 19.00 гә кадәр) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сәламәт булыгыз һәм үзегезне саклагыз!
