Кыркүл мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ткаченко Ләйсән Рәшит кызы конкурс сайлап алуын уңышлы узды һәм сыйныф җитәкчеләренең беренче Бөтенроссия форумына чакырылган иде. Форум Мәскәү шәһәрендә "Гостиный двор" күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды. Форум бөтен илдән сыйныф җитәкчеләрен берләштерде.