Татарстанда 11 октябрьдән башлап коронавирус чикләүләре катгыйланган. Аерым алганда, рестораннарда һәм сәүдә үзәкләрендә булу өчен QR-код кирәк булачак, дип хәбәр итә ТАСС.
QR-код шулай ук бассейннар, фитнес-үзәкләр, сәүдә залы мәйданы 400 квадрат метрдан артык булган кибетләр өчен дә кирәк булачак. Код COVID-19 га каршы вакцинацияне яки соңгы алты айда күчерелгән авыруны раслаячак.
Театрларда, кинотеатрларда, спорт һәм башка мәдәни чараларда залның 50 проценттан да артмаган күләмдә тутырылырга мөмкин һәм аларга 500 дән артык кеше килә ала. Шулай ук кунакханәләрдә номерлар яртылаш тутырылырга мөмкин. Әгәр барлык хезмәткәрләр дә вакцинация узса, аларның тулысынча тутырылуы мөмкин.