Алексеевск ярминкәсендә ашлык һәм бәрәңге сатып алдылар.
«Оазис» сәүдә комплексы каршындагы мәйданда традицион көзге ярминкә башланды. Район үзәгендә яшәүчеләр яңа уңыш авыл хуҗалыгы товарлары: ашлык һәм яшелчә сатып алдылар. Шулай ук ассортиментта ит, сөт продуктлары, сыр, бал һ.б. бар иде. Халык үзешчәннәре сатып алучыларга һәм сатучыларга күңелле кәефләр тудырды. Ярминкә кунакларын шулай ук балалар бакчалары, мәктәп һәм балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре дә шатландырды, алар «Көз бүләкләре» дигән темага кул эшләнмәләре күргәзмәсе һәм коймак белән сыйладылар.