Район үзәгендә “Урман утырту көне” экология акциясе бара.
Шәһәр җирлеге башкарма комитеты, административ-техник инспекция, чаңгы базасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре трасса янында чыршы үсентеләре утырттылар. Шулай ук утырту материалы ТИҮ активистларына тапшырылган, алар беркетелгән территорияләрдә агачлар утыртачак.