Шимбә көнне, 9 октябрьдә, Алексеевск һәм Биләрдә көзге ярминкәләр узачак.
Район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату «Оазис» сәүдә комплексы каршындагы мәйданда узачак. Сәүдә һәм концерт программасы 8:00 сәгатьтә башлана.
Биләрдә көзге ярминкә авылның үзәк мәйданында, шулай ук 8:00 сәгатьтә башлана.