Чәршәмбе көнне,кичке 6 да бистә кешеләре чәчәкләр, ак шарлар, уенчыклар тотып, Җиңү паркына килделәр. Мәңгелек ут янындагы мәйдан балалар, өлкәннәр, картлар, колледж студентлары белән тулды, укучылар күп иде. Акциядә район җитәкчесе Сергей Демидов та катнашты.
Алексеевск ЗАГСы бүлегендә Надежда Анатольевна белән Алексей Иванович Барановлар гаиләсендә игезәкләр туу турында акт теркәлде.