Алексеевск урамнарының берсендә юл эшчеләре асфальт җәя.
Комсомол урамында «Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләре урам участогын асфальтлыйлар. Бу юл күптән ремонтка мохтаҗ иде, хәзер мәктәп укучыларына - беренче мәктәпкә, ә халыкка хастаханәгә бару уңайлырак булачак. Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла.