Өлкән буынга игътибар һәм яхшылык белән

2021 елның 2 октябре, шимбә

Өлкән буынга игътибар һәм

яхшылык белән

Алексеевск яшь армиячеләре өлкәннәр көне алдыннан Ермолаевлар гаиләсенә бардылар. 

Алексеевскның 2нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Милитина Алексеевна һәм Владимир Александрович Ермолаевлар янында булдылар. Алар олкәннәрне бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр һәм кухня кирәк-яраклары бүләк иттеләр.  Балалар өлкәннәргә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Хуҗалар мондый кунакларга бик шат иде һәм аларны үз бакчаларыннан алма һәм кәнфитләр белән сыйладылар. Милитина Алексеевна беренче мәктәптә китапханәче булып эшләве турында хатирәләре белән уртаклашты. Анда ул өч дистә эшләде. Үз чиратында Агата Лукшина, Андрей Чекалин, Даниал Җәббаров һәм отряд командиры Милена Дубровина үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. Владимир Александрович МСОда 25 ел буена шофер булып эшләве турында сөйләде. Шулай ук йорт хуҗабикәсе балаларга бисер белән чигелгән иконалар саклана торган остаханәсен күрсәтте һәм малайларны һәм кызларны сәйлән үрү технологиясенә өйрәтергә тәкъдим итте.     

"Яшь армиячеләр аларга үз игътибарларын бүләк иттеләр, өлкәннәр өчен - иң мөһиме", - дип нәтиҗә ясады ОБЖ укытучысы Радик Гайнетдинов. "Без үз җылыбызны һәм игелеклелек белән уртаклашырга шат", - дип билгеләп үтә Милена Дубровина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International