Алексеевск сайлауларында сайлаучыларны артистлар каршы алды.

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Алексеевск сайлауларында сайлаучыларны артистлар каршы алды.
"Кызыл Шәрык" авыл мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында сайлаучылар һәм комиссия әгъзалары өчен концерт программасы оештырылды.
Дамир Медведев һәм Юлия Ефремова авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Алар җырлар башкардылар һәм шигырьләр укыдылар.
Артистларның чыгышлары шулай ук Кр. Баран, Сахаровка, Урта Тигәнәле, Урманасты Шонталысы һәм Алексеевск районының башка авылларында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International