Үзара салым программасын тормышка ашыру турында сөйләүне дәвам итәбез.
Алексеевск һәм Лебедино авылларында республика бюджетыннан көчәйтелгән акчалар хисабына юллар җәелде.
Шушы көннәрдә район үзәгендә ике юл участогына вак таш түшәлде. Совет урамында, аграр көллият артында, әлеге материал белән йөз метр юл салынган. Шулай ук Чапаев урамы киселешенә дә таш түшәлгән.
Шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Свистунов хәбәр итүенчә, бу ел ахырына кадәр үзара салым акчасына су һәм канализация челтәрләрен ремонтлау планлаштырыла. Акчаларны үзләштерү эшләре дәвам итәчәк.
Лебединода Елга аръягы һәм Тау ягы урамнарында 900 метр вак таш җәю тәмамланган. Шулай ук күптән түгел бу авыл җирлегендә ике янгын гидранты урнаштырылды.
«Бу елга планлаштырылган барлык эшләрне дә без башкардык. Газета битләрендә без башкарылган эшләр турында сөйләдек инде. Балалар мәйданчыгыннан, трактор өчен запас частьлардан тыш, без музыкаль акустик система һәм балаларның мәдәни ял итү өчен экранлы мультивидепроектор сатып алдык, шулай ук өстәмә рәвештә урам фонарьлары сатып алдык. Вак ташлы юл безнең авылда бу программаны тормышка ашыруның соңгы пункты булды. Киләсе елда да безнең халык ярдәме белән тормышыбызны уңайлы итә алырбыз, ә авыллар тагын да төзекләнер дип ышанам», - ди Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев.
Шулай итеп, бу җирлек бу елга үзара салым программасын тормышка ашыру буенча эшләр тәмамланган беренче җирлек булды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык авыл җирлекләрендә дә программаны гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Әйтик, Кыркүлдә, мәсәлән, авыл урамнарына вак таш китерүне көтәләр.