Коры Корнәледә халык акчасына балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк һәм юлларга вак таш җәеләчәк.

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Коры Корнәледә халык акчасына балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк һәм юлларга вак таш җәеләчәк.

Халыкның планлаштырылган планнарын тормышка ашыру гражданнарның үзара салым программасы ярдәмендә мөмкин булды. Быел көрнәлелеләр 94 000 сум җыйганнар. Ә республика финанслашуы нәтиҗәсендә сумма 376 мең сумга кадәр арткан.

"Бу акчаларга без бистә юлларын төзекләндерүне планлаштырабыз, - дип сөйли җирлек җитәкчесе Дилбәр Бәдретдинова, - Яр буе урамына вак таш җәю булачак. Шулай ук безнең планда - балалар уен мәйданчыгы һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызга һәйкәлне коймалап алу күздә тотыла. Акчаларның күп өлеше иске агачларны кисүгә һәм урамнарны яктыртуга тотылачак. Акча юлларны кышын карап тотуга да салынган".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International