Алексеевскида боз сарае барлыкка киләчәк

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Бу яңалыкны Instagram челтәрендә район башлыгы Сергей Демидов хәбәр итте.

Башлык урнаштырган фоторәсемнәрдә төзүчеләр яңа зур спорт объектын төзү өчен мәйданчык әзерләүләре күренеп тора, ул кышкы спорт төрләре буенча спортчыларны әзерләү үзәге генә түгел, ә спорт сөючеләр өчен ял итү урыны да булачак. Ясалма бозлы ябык шугалак төзү турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Боз сарае бинасы Казан шәһәре ягыннан район үзәгенә керү юлында урнашачак. Яңа боз аренасының гомуми мәйданы-3462 кв.метр.

Бу заманча объект булачак, анда теләсә кайсы яшьтәге кешеләр тимераякта шуа, шулай ук хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнә алачак. Боз сараен 2022 елда төзү планлаштырыла.

Татарстанда барлыгы 250 бассейн, 52 боз аренасы, 11,5 мең спорт объекты, 1 меңгә якын универсаль спорт мәйданчыгы, чаңгы базалары һәм хоккей ареналары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International