Алексеевск районы делегациясе Сергей Демидов җитәкчелегендә «Казан» Агросәнәгать паркында «Бакчачылар көне-2021»авыл хуҗалыгы ярминкә - күргәзмәсендә катнашты.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Биредә алексеевскилылар үз продукцияләрен: яшелчә, җиләк-җимеш, бал, сырлар һәм башка продукцияләрне тәкъдим иттеләр.
Сырчы Сергей Плотников ярминкәгә хатыны һәм улы белән килде: "Бүген - башкалабыздагы ярминкәдә сырлар белән беренче күргәзмәбез, - дип уртаклашты сыр ясаучы социаль челтәрләрдә. Бу ярминкә һәм президент белән очрашу сонгысы түгел дип уйлыйм. Яраткан эш һәрвакыт үзең теләгән нәтиҗәгә китерәчәк".
Казан Кремле мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республиканың 23 районында 950 коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте (СНТ) эшли. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 30 мең гектар җиргә 376 мең бакча участогы теркәлгән.