Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга чакырабыз!
Сез сезнең өчен уңайлы булган теләсә кайсы көнне тавыш бирә аласыз: 2021 елның 17,18 яки 19 сентябрь көннәрендә 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр.
Әгәр сез җитди сәбәп аркасында тавыш бирү өчен бинага килә алмыйсыз икән, сезнең өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бу очракта 2021 елның 9 сентябреннән 19 сентябренә 14.00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә язмача яки телдән (телефон аша) мөрәҗәгать итегез яки туганнарыгыз яки танышларыгыз аша үтенечегезне юллагыз.