Алсу Нәҗметдинова: «Һөнәремнең киләчәге - укытучыларга ихтыяҗ булсын, ә укучылар туган телдә өйрәнсен һәм сөйләшсен иде»

2021 елның 3 сентябре, җомга

- Алсу Мидхәтовна, сез кайда тудыгыз, һәм тормышыгыз ничек Алексеевск районына алып килде?

- Мин Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылында тудым. 9 сыйныфны туган авылында тәмамладым, ә Аксубай районының Иске Матак урта мәктәбендә өлгергәнлек аттестаты алдым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына укырга кердем. Аны 1995 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча тәмамладым.

 

- Юеш Көрнәле мәктәбенә ничек килеп эләктегез һәм ни өчен авыл мәктәбендә эшне сайладыгыз?

- Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1995 елдан бирле АУГБМ 1нче мәктәбендә эшләдем. Татар теле һәм әдәбияты укыттым, чөнки ул елларда татар теле укытучылары бик кирәк иде. Ә 2018 елда Юеш Көрнәле мәктәбендә эшли башладым, чөнки 2017 елда татар телен укытуда үзгәрешләр булды, сәгатьләр кимеде, һәм мин рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барырга мәҗбүр булдым. Шуңа да, Юеш Көрнәле мәктәбендә эш тәкъдим иткәч, ризалаштым һәм хезмәт эшчәнлеген авыл мәктәбендә башладым. Бер ел эшлим дип уйладым. Ә инде дүртенче ел эшлим, чөнки коллектив һәм балалар бик ошады. Ә татар теле һәм әдәбиятын инде 27 нче ел укытам. Әле авыл мәктәбе дә балачагымны хәтерләтә.

 

- Авыл мәктәбендә эшнең төп кыенлыклары һәм плюслары нинди?

- Эш бар. Кыенлык, мөгаен, беренчедән, эш урыны өеннән бераз еракта булу. Йөрергә кирәк. Икенчедән, без чират буенча ике атнага бер тапкыр башка авыллардан балаларны автобус белән озатып йөрибез. Ә уңай яклары - авыл җирлеге өчен өстәмә хезмәт хакы булу; хезмәт сөючән, тырыш, уңган балалар, аларның аз санлы булуы, бу материалны җентекләп аңлатып, барысы белән дә индивидуаль эшләргә мөмкинлек бирә.

 

- Сез ничек уйлыйсыз, үзләштерү мөһимрәк: туган телдә сөйләшү яки пунктуация, орфография   һ. б.?

- Барысы да мөһим. Әмма аралашу өчен сөйләшү мөһимрәк.

 

- Укучыларга туган телне белү җиңел биреләме?

- Барлык балаларның да сәләте төрле. Математика, рус теле җиңел бирелгән кешегә туган тел дә җиңел бирелә. Һәм киресенчә. Ләкин, күп еллар дәвамында мәктәптә эшләгәндә, мин бишлегә генә укыганнарның, күп еллар узгач, укытучыларын күргәч, хәтта исәнләшмичә дә китүләре белән очрашам. Ә кемгә уку җиңел бирелмәде, авыр бирелде, алар сине ерактан күрәчәкләр, исәнләшәләр, ничек эшләргә, нәрсә белән ярдәм итәргә, дип сорыйлар. Шуңа күрә, барыннан да элек, балаларда кешелек кыйммәтләрен тәрбияләргә кирәк.

 

- Сез укуларыгызны дәвам итәсезме, әллә инде туплаган белем багажын кулланасызмы?

- Мәктәптә үсеп килүче буын белән эшләүче кеше һәрвакыт тупланган багажны кулланып, заман белән бергә атларга тиеш. Югыйсә укучылар сине җитди кабул итмәячәк һәм проблемалар килеп чыгачак.

 

- Сез һәм Сезнең укучыларыгыз нинди бүләкләргә ия?

- Бу еллар эчендә бик күп дипломнар, грамоталар, рәхмәт хатлары тупладым. Мин һәм укучыларым район, республика, төбәкара конкурсларда җиңделәр. Әлегә иң зур бүләк - Бөтендөнья татар конгрессының һәм ТР Алексеевск районы администрациясе башлыгының Рәхмәт хаты.

 

- Сез кемнеңдер остазы булып торасызмы?

- Мин яшь педагог Гүзәл Рәмил кызы Нәҗметдинованың, Юеш Көрнәле мәктәбенең рус һәм туган телләре укытучысының остазы булам.

 

- Ни өчен туган телне белү мөһим?

- Туганда без туган телне бирә торган милләтне алабыз. Ул безгә геннар аша тапшырыла. Без ата-бабаларыбызның телен белергә, өйрәтергә тиеш. Чөнки бу үз нәселе, алдагы буын белән күзгә күренмәс җепләр, алар рухи яктан ярдәм итә.

 

- Сезнең туган телне укыту буенча шәхси авторлык методикасы бармы?

- Минем туган телне укытуның шәхси авторлык методикасы юк, әмма елдан-ел, телдән методика буларак, туплана торган тәҗрибәм бар.

 

- Баланы туган телне өйрәнү белән ничек мавыктырырга?

- Балаларны туган телне өйрәнү белән заманча электрон уеннар, дәреслекләр, дәресләр белән генә мавыктырырга мөмкин.

 

- Рус укучылары татар телен ничек өйрәнә?

- Юеш Көрнәле мәктәбе - күпмилләтле. Әмма 95% укучы туган татар телен өйрәнә, калганнары - рус телен.

 

- Туган телне өйрәнү нәрсәгә ярдәм итә?

- Туган телне өйрәнү хәтерне үстерергә ярдәм итә, чөнки тел күп тапкырлар кабатлана. Шулай ук фикерләү сәләтен тирәнәйтә. Әгәр кеше ике телне белә икән, калганнары җиңел бирелә.

 

- Һөнәрегезнең киләчәген ничек күрәсез?

- Һөнәрнең киләчәге: заманча җиһазлар, интерактив такталар, компьютер технологияләре. Әмма җанлы сөйләшү һәм аралашу бик мөһим. Һөнәремнең киләчәге - укытучыларга ихтыяҗ булсын, ә укучылар туган телдә өйрәнсен һәм сөйләшсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International