«Игътибар балалар» профилактик чарасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ юл хәрәкәте куркынычсызлыгы аерым махсуслаштырылган батальонының 2 ротасы 2 взводы хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чистай бүлеге башлыгы Светлана Сидорова һәм Сахарово төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә «Куркынычсыз күчеш» акциясе үткәрделәр.
2нче взвод командиры урынбасары полиция өлкән лейтенанты Денис Агеев алдан машина йөрү өлеше янында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрде.
Тематик плакатлар белән коралланып, балалар автомобильчеләргә җәяүлеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге транспорт чарасының дөрес тизлеген сайлауга турыдан-туры бәйле фактны җиткерергә тырыштылар. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга укучылар юл-транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча киңәшләр язылган белешмәлекләр тапшырдылар.