Авыл мәктәбе укучыларын район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков котладылар. Юеш Көрнәле авылында мәктәп ишекләрен йөзгә якын укучы ачты.
"Кадерле балалар, хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар, мин сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бу көн аеруча мөһим, чөнки бүген алар өчен яңа тормыш бите ачыла. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп имтиханнарын лаеклы тапшыруларын, белем алуларын һәм туган районга яшь белгечләр булып кайтуларын телим. Яңа уку елы сезгә уңышлар һәм җиңүләр алып килсен", - дип котлады Сергей Демидов һәм мәктәп директоры Ринат Халитовка уку учреждениесен техник җиһазлауга акча сертификаты тапшырды.
Балаларны һәм педагогларны Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм Родина колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов котладылар.
Мәктәп берләшмәсенә яшь педагогларны тәкъдим иттеләр, алар бу мәктәптә беренче тапкыр эшкә тотыналар - Стелла Карпова, химия һәм биология укытучысы, шулай ук Рифнур Хәйдәров, физик культура укытучысы.
Хәерле юл сезгә!