Олимпиадага чакырабыз

2021 елның 31 августы, сишәмбе

8-11 сыйныф укучыларын «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиадада катнашырга чакырабыз.

2021 елның 2 сентябрендә гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасы (алга таба-Олимпиада) старт ала, ул «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасына кушымтаның 2.1 пункты нигезендә үткәрелә. Олимпиадада төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче, кулланучылар хокукларын яклау буенча Порталда теркәлгән 8-11 сыйныф укучылары, сайтта электрон формада гариза тутырып, ирекле рәвештә катнаша ала https://www.tatzpp.ru теркәлү 2021 елның 2 сентябреннән 15 сентябренә кадәр дәвам итә. Олимпиада җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International