Милли мәдәни кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне, көнкүрешне саклап, авыл халкы бәйрәмнәр үткәрә.
Кр.Баран авылында «Яңа уңыш түгәрәк уены» - «Хоровод нового урожая» IV район фольклор коллективлары фестивале узды. Концерт программасы Кр.Баран авыл мәдәният йорты мәйданчыгында узды. Кунакларны уха белән сыйладылар. Тамашачылар алдында уннан артык фольклор коллективы һәм артистлар чыгыш ясады.