Алексеевскида мәгариф хезмәткәрләренең Август киңәшмәсе узды. Пленар утырышта район башлыгы Сергей Демидов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм педагогик хезмәткәрләр катнашты.
Гадәттәгечә, белем бирү процессының барлык төп темаларына да кагылып үтелде. Традицион һәм инновацион укыту процесслары, милли тәрбия һ. б. турында фикер алыштылар.
Утырыш кысаларында мәгариф хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Алексеевск районы башлыгы грантын педагогик хезмәткәрләргә яшь буынны тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары һәм ата-аналар белән уңышлы эшләүләре өчен, республика олимпиадасының һәм Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә тапшырды.
Биредә ук белем бирү учреждениесенең яңа уку елына иң яхшы әзерлеге смотр-конкурсына йомгак ясалды. Родники һәм Сахаровка мәктәпләре, шулай ук «Бал корты» балалар бакчасы җиңүче булды.
Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләгәндә финанс ярдәме күрсәткән спонсорлар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.
Быел педагогик эшчәнлеккә 8 яшь белгеч керешәчәк. Уку елы алдыннан аларга ноутбуклар бүләк иттеләр.
Яшь белгечләр белән беррәттән педагогик хезмәт ветераннарын да хөрмәтләделәр.
Бүләкләнүчеләрнең исемнәрен һәм чараның нечкәлекләре турында "Таң" газетасының яңа чыгарылышында укыгыз.