2021 елның 22 августында 12 сәгать 35 минутта ТР, Алексеевск муниципаль районы, Биләр авылы, Урицкий урамы, шәхси, бер фатирлы йортта янгын чыккан. Тәмәке тартканда саксызлык аркасында веранда бинасында кәнәфи янган. Автоном янгын сүндерүчеләр аркасында янгын вакытында табылган һәм бетерелгән. Утның өйгә таралуын булдырмыйча калып, корылманы саклап кала алганнар. Бу очрак тагын бер кат раслаганча, әлеге прибор торак бинада, дача яки бакча йортында булу янгын чыгу турында үз вакытында хәбәр итәргә, шул рәвешле үз-үзен һәм туганнарын сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Алексеевск һәм Балык Бистәсе МР буенча МОНД, фаҗигадән котылу өчен, тәмәке тартканда гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез:
- Җиңел ялкынсынучы һәм янучан сыеклыклар янында тәмәке тартмагыз;
- Моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына тәмәке тартыгыз;
- Һичшиксез, чыгарып ташланган шырпы һәм тәмәке төпчекләре янмый гына түгел, хәтта пыскып та утырмый икәненә инаныгыз.
Әгәр янгынны булдырмый калу мөмкин булмаса:
1. Янгын чыккан очракта, тиз арада бинадан чыгып китәргә һәм, мөмкин кадәр тизрәк, янгын сагына шалтыратырга кирәк: 01 (стационар телефоннар өчен) яки 101 (кәрәзле операторлар өчен).
2. Янгын үсешенең башлангыч стадиясендә, булган барлык янгын сүндерү чараларын кулланып, аны сүндерергә мөмкин (янгын сүндерү җайланмалары, эчке янгын краннары, покрывала, ком, су һ.б.). Әгәр барлык тырышлыклар бушка узса, ут таралса, кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәк.
3. Бик нык төтенләнгән киңлектә шуышып яки иелеп, юеш тукыма аша суларга тырышыгыз.