Зур Полянка авыл җирлегендә яшәүчеләрнең акчалары юллар төзелешенә генә тотылып калмаячак.

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Зур Полянка авыл җирлегендә яшәүчеләрнең акчалары юллар төзелешенә генә тотылып калмаячак.

Гражданнарның үзара салым программасы - ул авыл халкының тормыш сыйфатын арттыру коралы. Ә республика җыелган акчаларны финанслый һәм 4кә тапкырлый. 2019 елдан 2021 елга кадәр полянкалылар 700 мең сумнан артык акча җыйганнар. Финанслашуны исәпкә алып, җирлек өстәмә 3 миллион 173 мең сум акча алган. Җыелган һәм арттырылган акчаларны гамәлгә ашырганда, халык авыл эчендәге юлларны төзүгә һәм реконструкцияләүгә өстенлек бирә. 2021 елда полянкалылар республика бюджетыннан 1 миллион 206 мең 520 сум акча җыйганнар. Бу акчаларга җирлектә янгын гидранты урнаштырылачак, яңа су башнясы сатып алыначак һәм урнаштырылачак, урам утлары фонарьлары алыштырылачак, шулай ук юл төзүчеләре 200 метрдан артык авыл эчендәге юлларга таш түшәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International