Мәктәпкә җыенырга булыштылар

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Алексеевскида «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды.

 

 

Рюкзаклар һәм мәктәп кирәк-яраклары аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар алды.

Район башлыгы Сергей Демидов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә старт бирде һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга рюкзаклар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

"Ышанам ки, сез, балалар, түземсезлек белән мәктәп белән очрашуны көтәсез. Сезгә яңа ачышлар, уңышлы укулар һәм нык сәламәтлек телим", - диде район башлыгы Сергей Демидов.

«Миңа рюкзак ошады. Мин шунда ук ачтым һәм аның эчендә нәрсәләр булуын карадым. Анда дәфтәрләр, альбом, пенал булды. Хәзер мәктәпкә бару теләге тагын да артты", - дип уртаклашты 4 нче мәктәп укучысы Прыткова Полина.

Игелекле акциягә иганәчеләр дә кушылды. ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев исеменнән мәктәп укучыларын сәламләде һәм бүләкләрне аның ярдәмчесе Гөлнара Гайфуллина тапшырды. Лилия Лысова «Алексеевск керамикасы» генераль директоры Рәмис Кәбиров исеменнән мәктәп кирәк-яраклары белән котлау сүзләре һәм рюкзаклар тапшырды.

Барлыгы ике йөзгә якын алексеевскилы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар рюкзаклар һәм мәктәп кирәк-яраклары алачак.

Шулай ук акциянең иганәчеләре район Советы депутатлары, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре булды. Алар турында газетаның киләсе саннарында җентекләп сөйләячәкбез.

 

***

Ә кичә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзакларны «Эдем» предприятиесе хезмәткәрләренең балалары алды. Балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар, сый-нигъмәтләр һәм бүләкләр тапшырылды. Бу акция инде күркәм традициягә әверелде һәм күп гаиләләр өчен җитди ярдәм булды. Мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган букчаларны булачак беренче сыйныф укучылары гына түгел, ә гаиләләре ярдәмгә мохтаҗ булган балалар да алды. Балаларны «Эдем» предприятиесе җитәкчесе Гөлнур Сафина сәламләде: «Сез - безнең киләчәгебез. Мәктәптә укыгыз, белем алыгыз һәм туган районга кайтыгыз. Сез-булачак табиблар, пешекчеләр, машина йөртүчеләр, әти-әниләрегезгә тигезләнегез һәм аларның терәге булыгыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International