Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты киек кошларга ау чоры турында хәбәр итә
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты 25 августтан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында киек кошларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул итү башлануын хәбәр итә.
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәтнамә бирү түбәндәге документлар булганда башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү квитанциясе (суер һәм көртлеккә рөхсәт алган очракта).
Банк картасы булган очракта түләүне КФҮ филиалында гариза биргәндә башкарырга мөмкин. КФҮ филиалларында түләүне булган рөхсәтләр факты буенча башкарырга киңәш ителә.
Рөхсәтнамә алу гариза бирүче вәкиле ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы гади язма документ нигезендә мөмкин.
Ау вакыты:
2021 елның 4 сентябре-5 декабре-суда йөзүче (казлар, үрдәкләр, лысуха), сазлык-болын, дала һәм кыр киек кошларына (соры кыр тавыгы, бытбылдык, күгәрчен һәм урман күгәрчене).
2021 елның 4 сентябре-2022 елның 5 гыйнвары-кыр киек кошларына (суер, көртлек, миләш, вальдшнеп).