Күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәсенең эше кысаларында Алексеевск районына Россия Федерациясенең VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Айдар Метшин килде. Лебединода яшәүчеләр депутатлыкка кандидатка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Аерым алганда, сүз авыл эчендәге юллар төзү, социаль ташламалар һәм түләүләр алу, шулай ук авылда социаль объектлар төзү турында барды. Барлык сораулар да эшкә алынды.
«Бердәм Россия» партиясенең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре 28 июльдә үз эшен башлап җибәрде. Алты махсус микроавтобус республика буйлап, халыктан партия адресына мөрәҗәгать, наказлар, тәкъдимнәр кабул итү өчен, йөри. Мондый кабул итү бүлмәләре авылларда, район үзәкләрендә, шәһәрләрдә күпфатирлы йортлар ишегалларында эшли. Барлыгы Татарстан буенча 600ләп адресны тикшерү планлаштырылган. Татарстанлыларның мобиль кабул итү бүлмәләре аша җыелган социаль әһәмиятле тәкъдимнәре һәм инициативалары партиянең «Халык программасына» керәчәк.