Күк йөзен яулады

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

ВДВ көне алдыннан Биләр яшь армиячеләре командиры парашют белән беренче сикерешен ясады.

Анастасия Мальцева моны «Рубеж-Десантник» патриотик лагере сменасы кысаларында башкарган.

30 кеше арасында хәрби-патриотик клуб командиры да бар иде. Яшь патриотлар иртән әзерлектән соң 900 метр биеклеккә күтәрелә һәм парашют белән сикерә.

«Барысы да яхшы, мин тере, сәламәт. Бик әйбәт төштем, пөхтә генә, бер җиремне дә авырттырмадым. Парашют белән очыш онытылмаслык булды, хәтта белмим, ничек итеп әйтергә һәм тапшырырга бу хисләрне. Бик шәп булды!"- сикереүдән алган тәэсирләре белән Биләр мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы уртаклашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Анастасия - сикергән беренче кыз-яшьармияче булды.

Шунысы кызык, «Яшьармияче» отряды командирлары өчен парашют белән сикерү инде күркәм традициягә әверелә. Элекке лидер, Биләр мәктәбен тәмамлаган Егор Егорычев та үз вакытында биеклекне яулаган. Ә күптән түгел ул инде өченче сикереш ясады.

Смена кысаларында балалар өчен мастер-класслар, интеллектуаль конкурслар, спорт ярышлары һәм лазертаг узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International