1 августтан түләүләрне Татарстанның Дәүләт торак фонды белән социаль ипотека өчен займ килешүләре төзегән күпбалалы гаиләләре алырга мөмкин. Акча алу өчен мәҗбүри шарт - Дәүләт торак фонды белән килешү 2019 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк төзелергә тиеш, һәм бу датадан соң гаиләдә өченче (яки дүртенче) бала туарга тиеш. Хәзер Татарстанда мондый гаиләләр 1 меңгә якын. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гилманов сөйләде. "Программада катнашучыларның Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада 450 мең сум алу өчен гариза бирү мөмкинлеге бар», - дип билгеләп үтте ул. Гариза бирү өчен Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать итәргә һәм заемчының паспорты, бала туу турында таныклык яки аларның паспорты, бала туу турында таныклыкның таныкланган күчермәләре, займ, социаль ипотека килешүе, фатир сайлау беркетмәсе, пай түләү турында белешмә һәм тутырылган гариза бирергә кирәк булачак.