1 августтан Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10 000 сум күләмендә яңа бер тапкыр бирелә торган түләүләргә кереште.

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Искәртеп узабыз, агымдагы елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча 6 яшь тула торган балаларга, указ имзаланган вакытта – 2 июльдә 18 яшь тулмаган балаларга, шулай ук мәктәп программасы буенча укуларын дәвам иткән 18-23 яшьлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга түләүләр каралган. Гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк. Түләүләр гариза бирүче тарафыннан күрсәтелгән счетка акча күчерү юлы белән гамәлгә ашырыла. Бу Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының карта счеты (сберкитабы) яки банк картасы булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International