Уңышның кызган чагы

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Бу урып-җыю кампаниясе тарихка иң иртә кебек кереп калырга мөмкин. Эссе һәм коры һава торышы июль ахырына бөртеклеләрнең яртысы диярлек җыеп алынуга ярдәм итте.

Игенчеләр сабан культураларын да суктыруга керештеләр: «Элита»да 140 гектар суктырдылар инде. Барлыгы 29 июльгә район хуҗалыклары тарафыннан бөртекле культуралар мәйданнарының 45% җыеп алынган инде. 25,5 мең гектар мәйданда 48 мең тоннага якын икмәк суктырылган. Район хуҗалыклары көзге бодай һәм борчакны җыеп алу төгәлләнеп килә.
Гадәттәгечә район башлыгы узган атнаның иң яхшы игенчеләрен бүләкләде. Сергей Демидов КФХ комбайнчыларына Рамил Сәлахетдинов һәм Николай Козинга акчалата сертификатлар тапшырды. Михаил Харлампьев «Вектор-410» комбайнында 600 тонна ашлык суктырган. Ә «Нова» комбайнында Сергей Козин - 250 тонна икмәк (фотода). Шулай ук иң яхшылар арасына Алексей Епифанов («Биләр» ВЗП), Сергей Карачев (Р.М. Хәмитов КФХ), Рөстәм Хәйбуллин («Ләйсән» ПК), Михаил Бормотов (А.М. Козин КФХ) керде. Шулай ук «Көньяк Алексеевск» ВЗП шоферлары Сергей Бронников һәм Павел Кручинин да премиягә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International