Алексеевск районында авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды.
Исәпкә алучылар район халкыннан йорт хайваннары һәм кош-корт саны, шулай ук алексеевскилыларның үз участокларында нинди яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүләре турында беләчәкләр. Иң беренчеләрдән булып үзләренең йорт хуҗалыгы турында Лебяжье авылында яшәүчеләр Владимир һәм Тамара Зиминнар сөйләде. Тулырак "Таң" газетасының алдагы чыгарылышларында укыгыз.